Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тел язмышы

Тел язмышына райондашларыбыз да битараф түгел. Сезнең игътибарга ветеран-укытучы Гөлфинур Корбангалиева шигырен тәкъдим итәбез

Бу дөньяда бик аз яшәсәң дә,

Гасырларга бетмәс эзең бар.

Буыннардан буыннарга күчкән,

Татар гимны “Туган телең” бар.

 

“Тәфтиләв”ең, “Әллүки”ең җырлап,

Сине зурлап искә алалар.

“Су анасы”н, “Шүрәле”не сөйли,

Сине хөрмәт иткән балалар.

 

Газиз халкым, туган телем диеп,

Горурланып яздың, Тукаем.

Еллар үткән саен тел “юкара”,

Телсез калмабызмы, Ходаем.

 

Исемнәре татар булганнар да,

“Вата-вата” сөйли урысча.

Әти, әнкәй дигән назлы сүзне,

Горур әйтә “Мама”, “Мамочка”.

 

Әгәр бүген арабызда булып,

Күрсәң әгәр безнең тел хәлен.

Чыдый алмас идең, түзмәс идең,

Кабат үләр идең, мөгаен.

 

Гөлфинур Корбангалиева

Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел