Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Телефон кыйссасы

Эшкә ярамаган телефоннарны кая куясыз ул?

Телефон кыйссасы турында язасы килеп китте әле. Сез хәтерлисезме соң беренче кәрәзле телефоннарыгызны? Араларында алагаем зурлары да бар иде. Минем дә шундый калынрак бер Нәкыя бар иде. Шактый чыдамлы булып чыкты ул. Әле пейджер дигәне әз генә эләгеп калды безгә. Анысын да төркемебездәге ике егет кенә алырга өлгерде.

 Без аны-моны уйлаганчы, бетеп тә куйды. Беренче телефонны да, беренче алган симкамны бик озак кулландым. Әле шул беренче номерга 10 елдан соң кызыгып йөрүчеләр дә булды. Шулай үзебез дә сизмәстән бер телефон икенчесенә алыштырдык. Кайсы ватылды, кайсы югалды. Кайберләрендә бик кадерле хат алышулар да җуелды. Телефонны башта үтә дә кадерле бер әйбер итеп кабул итсәк, соңрак әнә шул иске бер тиенгә әйләнә башлады.

 Ә бит Казанга укырга килгән елларда, 1990 еллар уртасында кәрәзле телефоннар бөтенләй юк иде. Почтага барып, заказ биреп шалтыратабыз. Анысын да күршеләргә. Безнең өйдә телефон булмады. Шуңа да атна саен, кайчак ике атнага бер авылга кайтканда гына өйдәгеләр белән хәбәрләшеп торыштан иде. Хәзер балаларга шалтыратып, шунда ук алмасалар да, борчыла башлыйсың. Безнең әниләр ничек яшәде икән ул?! Бер хәбәрсез ничек түзделәр икән дим. Әле кайчак атна уртасында хатлар да языштыргалый идек. Алар я бездән бер көн алдан, я безнең белән бер көнне кайтып җитә иде. Озаграк кайтмый торсак, хатлардагы сагынычлы кайнар сәламнәр бер юаныч булгандыр.

 Уйлый-уйлыйм да шаккатам. Көненә ничә төрле җирдән ватсап хәбәре алабыз. Ничә каналдан яңалык килә. Әллә ничә төрле рәвештә шалтырата алабыз. Элегрәк бу кадәр хәбәр алышу, бер-береңне борчып шалтыратышып яшәү булмагандыр ул. Моның кадәр үк тизлектә дә яшәмәгәнбез кебек. Мәгълүмат дөньясында да чуммаганбыз. Башыбыз да юк-бар белән катмаган. Шулай да бер-беребезнең хәлен белергә дә вакыт тапканбыз, әти-әниләрне хөрмәт итәргә, аларны юк-бар белән борчымаска да өйрәнгәнбез.

 Сүз башым бит, телефон кыйссасы иде бит. Менә хәзер шул эшкә ярамаган телефоннарны кая куясыз ул? Тотып атыргамы? Кайчак кибетләр искеләрне җыйнаштырып акцияләр ясап ала иде. Беркөн тартмалар җыештырганнан соң гамәлсез биш телефон ятканы ачыкланды. Тагын бер-икесе бәлки ярап куяр, торып торсын өчен калдырылды инде.

Әле өстәвенә элегрәк телевизор тоташтыру өчен махсус алынган 1-2 видеоҗайланмалар килеп чыкты. Техникага саграк карау галәмәте бу. Хәзер берсе дә кирәкми кебек. Бәлки эшләмиләрдер дә, бәлки эшлидер дә. Аның телевизорын да караучы юк бит инде. Ә телефоннарын артык чыдамлы итеп тә ясап тормыйлар бугай. Үз вакыты белән туктый ул. Нәрсә-нәрсә, ә менә кабат телефон алырга туры киләчәк. Санап барганыгыз бармы соң, бу сезнең ничәнче телефоныгыз?



Рәсимә Галиева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон