Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Телевизор кемгә насыйп булыр?

Тиздән, бик тиздән – 13 августта 2018 елның икенче яртыеллыга "ТАТМЕДИА" АҖ карамагындагы газета-журналларга, төгәлрәге, өч һәм аннан да күбрәк вакытлы матбугатка язылган абунәчеләр арасында призлар уйнатылачак.

Инде Положение нигезенә туры китереп квитанцияләр җибәрүчеләргә лотереяда катнашу өчен квитанцияләр килү тәртибендә номерлар бүленгән. Бу исемлектә райондашларыбыз Гүзәлия Вәлиева, Гөлниса Шәрипова, Газыйм Сабиров, Илшат Фатыйхов, Камил Заһидуллин, Гүзәлия Вәлиева(Фатыховна) бар. "ТАТМЕДИА" басмаларына күпләп язылган райондашларыбызга отышлар телибез. Кем белә, бәлки бәхет безнекеләргә елмаер һәм иң кыйммәтле приз - телевизор Балтачка кайтыр.

P.S. “Язылган өчен телевизор” акциясендә катнашкан күп кенә абунәчеләр "Татмедиа”ныкы булмаган газета-журналларга язылган квитанция җибәргән өчен лотерея уеныннан төшеп калган. Әгәр дә акция таләпләрен үтәп тә, исемлеккә керми калган райондашларыбызның 13 августтан соң podpiska@tatmedia.ru адресына мөрәҗәгать итүләрен яки “Хезмәт” газетасы редакциясенә 2-62-53 номерына шалтыратуларын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Язылган өчен телевизор»