Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Телне йөтарлык сырлы бәлеш рецепты

Сырлы суган бәлеше суынган килеш тә бик тәмле була. Ялларны тәмле итеп озатыйк әле.

Камыр өчен:
100 гр ак май, яки маргарин
5-6 аш кашыгы кибет каймагы,
якынча 1,5 стакан он
сода яки көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

Эчлеккә:
2-3 суган,
2 данә эретелгән сыр,
3 йомырка,
яшел тәмләткеч үләннәр, тоз, борыч,
2 аш кашыгы майонез (булмаса да ярый).

Әзерләү:
Ак май, каймак, он һәм көпшәкләндергечне болгатып, камыр басабыз.
 
Эчлек әзерлибез: Суганны уртача ваклыкта турап, кыздырабыз. Җиңелчә томалап пешерәбез, кыргычтан үткәрелгән сырны кушабыз, йомырка сытабыз, тәмләткечләр (мин укроп салам), тоз, борыч салабыз. Эчлекне яхшылап болгатабыз. Ул артык сыек булса эремчек яки манный ярмасы өстәргә була.

Бәлешне җыеп 20-40 минутка духовкага тыгабыз. Сырлы суган бәлеше суынган килеш тә бик тәмле була.

 

Идел

Фото: druziatesta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт