Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Температура кайчан төшә? Мәскәүдәге кебек яңгыр буламы?

Татарстанда барысы да Мәскәүдән Атлантик циклон килүен көтә.

Татарстанда һава торышы июнь нормасын 16 градуска узып китә. Гадәттә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура +18 градус тирәсе тәшкил итә, ә хәзерге вакытта ул +25 градус. Өстәвенә, көн уртасында һава температурасы +34 градуска җитә һәм моның сәбәпчесе – антициклон перифериясе, аның үзәге Оренбургта урнашкан. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, шимбәдә температура төшә башлаячак, әмма сизелерлек түгел: +29 градуска кадәр генә, дип яза «Челнинские известия». Шулай ук бераз явым-төшем фаразлана.

Спикер ышандырганча, Татарстанда барысы да Мәскәүдән Атлантик циклон килүен көтә. Аның йогынтысында Россия башкаласында айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Әмма бу циклонның республикага кайчан килеп җитәчәге әлегә билгеле түгел.

Шул ук вакытта, Переведенцев әйтүенчә, әгәр июль дә Татарстанда шундый эссе булса, корылык башлану куркынычы бар. Аның фаразлавынча, җәйнең икенче ае чыннан да климатик нормадан җылырак булыр дип көтелә.

Мондый эсседә яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин. Әмма алар атмосфера фронты якынлашып килгәндә барлыкка килә, ә ул әлегә ерак, диде метеоролог.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев