Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Температура төшерер өчен 4 ЫСУЛ

— Әледән-әле температура күтәрелеп торганда бер чәй кашыгы укроп орлыгын 200 мл суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә кирәк.

— 300 г арпаны (ячмень) кайнатып, шуның суын эчсәң, температура дарусыз да төшә.

— чәйне дөрес пешергәндә (кайнар су белән чәйнекне чайкаткач, чәй белән 1 шакмак шикәр салырга һәм чылатырлык кына кайнар су агызып, 15–20 минут томалап төнәтергә, аннары гына кирәк кадәр су салырга) андагы шикәр чәйдә була торган котехоломинны аерып чыгара. Ул исә организмны салкын тиюдән саклый, кан тамырларын чистарта.

— 10 г нарат бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су агызырга һәм өстен ябып, сулы кәстрүл эчендә 20–30 минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны сөзеп, ашаганнан соң 30–40 минуттан көненә 2–3 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә.

https://vatantat.ru/2021/12/71556/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: температура күтәрелеп торганда