Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга

Иӊ элек теплицада көздән үсемлек калдыкларын чистартырга, чүлмәкләрне чыгарырга кирәк.

Теплицасы булмаган хуҗалык районда сирәктер. Кемдер иренә, кемдер яшелчәне элекеге шикелле үстерә, кемнеӊ бу эшкә тотынасы килми – шундыйлар гына теплица белән мәшәкатләнмиләр. Ә аныӊ эше яшелчәләр үстергәч тә бетми әле, чөнки аны кышка әзерләү сорала.

Иӊ элек теплицада көздән үсемлек калдыкларын чистартырга, чүлмәкләрне чыгарырга кирәк. Туфракны бактерицид препарат (“Байкал”, “Бактофит” һ.б.) белән эшкәртергә, һичьюгы кайнар су сибәргә. Иң яхшысы — 5 см калынлыкта өске туфракны алыштырырга кирәк, сезонда ул ярлыланган, анда чир чыганаклары тупланган була.

Бакчачылар теплицаны күкерт шашкасы төтене белән йогышсызландыра. 300 г лы шашка 20 м2 га җитә. Теплицаның ишеген 2-3 көн (ис беткәнче) ябып торырга кирәк. Күкерт шашкасы металл каркаслы теплицаны күгәртә. Тимер каркасны 2-3 елга бер металл буявы белән буяп торырга мөмкин. Күп җирдә иске галоша, резина яндыраалар, әмма бу бик уӊайлы түгел. http://zamansulyshy.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык