Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Үтергәч килделәр». Авылдашы ирен үтергән чакта, хатын алты тапкыр полиция чакырган

Җинаятьче өйгә бәреп кергән, хуҗаны кыйнап үтергән, аннары йортка ут төртеп киткән.

Пермь өлкәсенең Карагай районындагы Волчата авылында яшәүче ир-атны вәхшиләрчә үтергәннәр. Хәзер ваемсызлык турында җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять быел июнь аенда була, ләкин тикшерүчеләр әле хәзер генә комментарий биргән. Фаҗига булган көнне полиция бүлегенә бер хатын шалтырата. Ул аларның өенә авылдашлары бәреп керергә маташуын әйтә. Ул бу хатынның ире белән талашырга керәсе килә. Полициядә шалтыратуга җавап бирәләр, тик берни дә эшләмиләр. Ә өйдә җәнҗал котыра, чакырылмаган кунак йортка бәреп керә, низаг чыга. Хатын тагын 102 номерына шалтырата, тик хезмәткәр аның белән бик дорфа сөйләшә һәм трубканы ташлый.

Бу вакытта өйдә ир-атлар сугыша. Ярсынган ир-ат өй хуҗасын аяклары һәм куллары белән кыйный, аннары кувалда ала һәм көндәшенә суга башлый.

Хуҗабикә хатын полициягә шалтыратуны дәвам итә, тик нәтиҗәсе булмый. «КП» чыганагы белешмәсе буенча, ул алты тапкыр полициягә шалтырата.

Кыйналган хуҗа ир-ат идәндә аңсыз яткан чакта, чакырылмаган кунак верандага бензин сибә һәм өйгә ут төртә. Ялкын тиз арада агач йортны чолгап ала. Урынга янгын сүндерүчеләр килә. Утны сүндереп бетергәч, өйдә хуҗаның мәетен табалар. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре ярдәм сорап ялварган хатынның өе янына килә.

Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Карагай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре вазифалары кагыйдәләрен бозып, җинаять турында хәбәр буенча вакытында берни дә эшләми, нәтиҗәдә җинаять кылына. Әлеге факт буенча «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Үтерүдә гаепләнүче Карагай районында яшәүче 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, аны судка тапшырганнар.

Чыганак: Интертат

Фото: https://perm.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять кеше үлгән кеше үтерү