Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Теш щеткасын ташламагыз!

Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен резина перчатка киегез дә, аны юешләп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең йоннары перчаткага җыелачак.
* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.
* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
* Суга аз гына шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.
* Иске теш щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик уңайлы ул.
* Линолеумга элекке матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.
* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен кулланырга була.

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр