Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәэсирләрем чиксез

Соңгы көннәрдә бик куанып йөрим. Шатлыгымны гәҗит укучылар белән уртаклашасым килде.

Хезмәттәшем Зәлия белән уйнап кына, катнашып карыйк әле, көчтән килмәстәй түгел бит дип, «Шәһри Казан» гәҗитенең «Хәтер сандыгыннан» конкурсында катнашырга уйладык. Гәҗит битләрендә чыккан конкурс язмалары белән даими танышып бардык. Ахыргы нәтиҗәләр буенча безнең дә призлы урынга эләгүебез һәм фотоаппарат белән бүләкләнүебезне белгәч, шатлыгыбыз чиктән ашты. Һәм менә без февраль башында «Шәһри Казан» гәҗитенең редакциясендә. Андагы мохит, хезмәткәрләр белән мөгамәлә - әйтерсең лә без күптәнге танышлар. Редакциядә алган тәэсирләрне, кичерешләрне язып кына аңлатып бетереп булмый. Без телевидение экраннарыннан гына күргән Л.Шакирҗан, бер җырын тыңлар өчен генә дә әллә нәрсәләр бирердәй Ф.Каһиров, һәрвакыт шат һәм көләч «Зөләйлә»ләрне күрдек, ишеттек. Райондашыбыз академик А.Зыятдинов, язучы Л.Лерон, шагыйрьләр Р.Вәлиев, Л.Шәех, галим Җ.Сөләймановларның да сүзләре җанга үтеп керә торган эчкерсез иде. Конкурсның иганәчесе күрше авыл егете Роберт Зәкиев булуы белән горурланып та утырдык. Туган авылы, аның халкы өчен зур игелекле эшләр башкаручы бу ир-егет кайда да ярдәм итәргә, булышырга, башкаларны сөендерергә ашыга икән. Шундый зур шәхесләр белән бергә утыру, гәҗит хезмәткәрләре белән аралашу, күңелгә ятышлы җырлар тыңлау - безнең кышкы салкын көннәрне җылытып, яктыртып җибәрде.
Очрашудан алган тәэсирләр әле бик күпкә җитәр, кабат иҗади конкурсларга рухландырыр дип, безгә кызыксындыру бүләгенә лаек булган Руфия Мифтахова да кушыла.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250