Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әти икенче хатын янында чуала

«Бер ел элек әниебез вафат булды. Алар әти белән бер-берсен яратышып, кырык ел бик тату яшәделәр. Хәзер менә әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала, салгалап та кайткалый. Ни өчен ир-ат гомер иткән хатынына хыянәт итә икән? Әгәр әни ялгызы калган булса, ышанам, ул әтигә тугрылыклы калыр иде. Луиза....

- Әйе, беренче карашка, Луиза, сезне аңларга була. Чыннан да, әтиегезгә гаҗәпләнергә дә, үпкәләргә дә мөмкин. Сез гомер буе әти-әниегезнең гаилә учагы җылысында хозурланып яшәгәнсез. Инде шул учакның очкыннары сүнеп бара. Ә сез, Луиза, әтиегездәге шул кискен үзгәрешләрне кичерә алмыйсыз.

Дөрес, әхлакый күзлектән чыгып караганда, аның бүгенге үз-үзен тотышы аңлашылмый. Шул җирлектә нидер дәрәҗәдә гаеп тә ташларга мөмкин.

Психологик кичерешләрдән чыгып караганда исә катгыйлык үзен аклап та бетерми. Күз алдына китер әле, аның гомер буе парлашып очкан канаты сынган. Ул хәзер оча алмый. Шул ук вакытта ялгыз канат ничек яшәргә икәнен дә аңлап-белеп бетерми.

Берәү, әйтик, язмышын кабул итәр, елап гомер кичерер иде. Икенчесе - башкага өйләнер иде. Өченче берәү - онытылыр өчен нинди дә булса шөгыль табып, эш мәшәкатенә җигелер иде. ә сезнең әтиегезне, күрәсең, боларның берсе дә канәгатьләндерми. Вакытлыча гына булса да, үз-үзен юатырга тели. Ялгызлык бик яман халәт. Шуңа күрә бәргәләнә…

Сер түгел, тормышта кешенең әхлакый һәм психологик халәте еш кына бер-берсе белән килешми. Безнең исә беребезнең дә кемнедер хөкем итәргә хакыбыз юк. Бу Ходай вазифасы, ул - хөкемче.

Луиза, сезгә киңәшем шул, әтиегезне аңларга тырышыгыз. Моның өчен аның урынына үзегезне куеп карагыз. Әтиегез белән кара-каршы утырып аңлашу да файдалы булыр. Уртак тел тапкан очракта үпкәләрегез дә, рәнҗүләрегез дә узар.


Психолог киӊәше, Сөембикә журналы сайты.

Чыганак: syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250