Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әти-әниләре белән балалары янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын бөтен йортны ялмап алган була. Аны сүндерүгә биш берәмлек техника һәм 16 кеше җәлеп ителә.

Бишбүләк районының Кече Мәнәвез авылында торак йортта янгын чыккан.

Анда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм урындагы янгын сүндерү командалары юнәлтелә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын бөтен йортны ялмап алган була. Аны сүндерүгә биш берәмлек техника һәм 16 кеше җәлеп ителә.

"Янгынны сүндерү барышында 1993 елгы ир белән хатын, 2013 һәм 2016 елгы ике баланың гәүдәләре табылды", - дип хәбәр итәләр МЧС матбугат хезмәтендә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, урында белгечләр эшли, дип яза Кызыл таң.

Республикада бер төндә янгын биш кешенең гомерен өзде. Кышын "кызыл әтәч" аеруча нык котыра. Сак булыгыз: мичләрне, газларны тикшереп торыгыз!

 

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын