Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әти-әниләре югалткан кызларын Саратов вокзалында тапканнар

Саратов транспорт полициясе хезмәткәрләре әлеге ике кызга Саратов-1 тимер юл станциясендә игътибар иткән.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәте.

Саратов транспорт полициясе хезмәткәрләре әлеге ике кызга Саратов-1 тимер юл станциясендә игътибар иткән.

14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган.

Тикшерү барышында полицейскийлар 14 һәм 15 яшьлек кызларның Казанда яшәвен, аларны әти-әниләре эзләвен ачыклаган. «Сәяхәтчеләр» өйләреннән үзләре белән акча һәм документлар алып чыгып киткән, автостоп белән Саратовка барып җиткәннәр. Туганнарының телефоннан шалтыратуларына җавап бирмәгәннәр.

Яшүсмерләр полицейскийларга башка шәһәрләр белән танышу өчен өйдән чыгып китүләрен әйткән.

Әти-әниләренә кызларның кайда икәнлеге хакында хәбәр иткәннәр. Алар килгәнче, үсмерләрне социаль-тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар. 

 

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал