Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әти-әнисе үлгән, сабыйлары исән калган

29 сентябрьдә 19.20дә Әлмәт районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ирле-хатынлы яшьләрнең гомере өзелгән, аларның 1 яшьлек балалары исән калган.

Фаҗигә Казан - Оренбург юлының 273нче чакрымында була. "Лада Гранта" автомобиле белән идарә иткән 26 яшьлек егет каршы як юлга чыгып, каршыга килгән "Мицубиси Фусо" автомобиленә тиеп китә һәм шулай ук каршыга килгән "Ниссан Караван" белән бәрелешә.

"Лада" йөртүчесе һәм машинадагы 25 яшьлек пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Аларның арткы урындыктагы 1 яшьлек уллары тән казаларына дучар ителә, әмма исән кала. Бала кечкенә пассажирлар өчен каралган махсус җайланмага утыртылган була, дип яза татар-информ.
Фото: http://zt16.ru/index.php/proisshestviya/15877-voditel-i-passazhir-pogibli-v-dtp-v-almetevskom-rajone

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250