Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтиебез чын җир кешесе иде...

Йомшак күңелле, сабыр холыклы...

2018 елның 19 гыйнвары безнең гаиләбезгә олы кайгы алып килде. Йомшак күңелле, сабыр холыклы, үзенең яшәү рәвеше белән безгә һәрвакыт үрнәк булган, олы киңәшчебез – әтиебез, оныкларының яраткан бабалары Мәлик Кәлимулла улы Кәлимуллин бакыйлыкка күчте. Әтиебез чын җир кешесе иде. 60-90нчы елларда Балтач районының игенчелек өлкәсендә ирешкән уңышларында аның өлеше зур булды. Әтиебезне соңгы юлга озатырга килгән, безнең авыр кайгыбызны уртаклашкан, һәрьяклап безгә ярдәм иткән «Казаноргсинтез» гаммәви акционерлык җәмгыяте, «Арча» җәмгыяте Балтач сөт-май комбинаты, Балтач торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы җитештерү предприятиесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Балтачагрохимсервис» җәмгыяте, Норма урта мәктәбе, «Видеосистема» ҖЧҖ коллективларына, әтиебезнең чордашларына, хезмәттәшләренә, туганнарга, авылдашларга, дусларга, классташларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да ныклы тазалык, бәрәкәтле, имин, тыныч тормыш телибез. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!

Фото: yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты