Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтиебез, юксынабыз сине

Тормыштагы иң зур авырлык – ул якын кешеңне югалту.

27 июнь төне күңелләребезне яралап, иң кадерле, газиз кешебез – Мансур Фәйзрахмановны мәңгелеккә алып китте. Әтиебез йөрәк өянәге белән егылуга кадерле минутларны югалтмыйча, аңа беренче ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Гүзәл Галәветдинова белән Илнар Гарифуллинга, үзәк хастаханәдә көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән табиб Рүзәл Гарәфетдиновичка һәм реанимация бүлеге шәфкать туташларына, РКХнә озата барган һәм әти белән соңгы күрешүне бүләк иткән табиб Владислав Трофимов һәм Рүзәл Сәйфелганиевка гаиләбез исеменнән олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез.  Әлеге минутларда кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарыбызга, авылыбыз фельдшеры Гөлсинә Габидуллинага, күршеләребезгә, авылдашларыбызга, “Игенче” хуҗалыгына һәм аның җитәкчесе Булат Зыятдиновка, “Хезмәт” редакциясе коллективына, сыйныфташларыбызга һәм исемнәре әйтелмәгән барча кешеләргә зур рәхмәт. Әтиебезне соңгы юлга озатканда: “Бу мәрхүмнең гаиләсе өчен генә түгел, бөтен авылыбыз өчен зур югалту”, дигән сүзләр ишетергә насыйп булды. Чөнки син, әти, олыны олыларча, кечене кечеләрчә хөрмәт итә һәм һәрчак ярдәм кулы суза идең.

Иртәгә синсез яши башлаганга кырык көн әти. Без сине бик юксынабыз. Әни белән иңне-иңгә терәп, матур һәм сокланырлык итеп 46 ел тормыш иттегез. Гаиләм, балаларым, оныкларым дип яшәгән кадерле кешебез, сине искә алмаган бер генә көнебез дә юк, чөнки синең кебек әти дә, бабай да сирәк. Әтиебез, караңгы гүрләрең якты, тар каберең киң, урының оҗмахта булсын.

Сине яратып, күңелләрдәге хатирәләрне саклап, Кенәбаш авылыннан Фәйзрахмановлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев