Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Тигәнәгемне төбе-тамыры белән урладылар” дип еламый гына

Безнең өчен чүп үләне, кемгәдер дәва үләне икән бит тигәнәк

Балтачта яшәүче танышым дәва үләннәре белән мавыга. Буыннар сызлаганнан гына да ничә төрле үлән төнәтмәләре әзерләгән танышым белән шул турыда гына сөйләшсәң дә, күпме кешегә файдасы тиясен белсәм дә…

–Менә монысы ак сирень төнәтмәсе, монысы шәмәхә сирень белән тузганак катнашмасы, монысы тигәнәктән ясалган…– дигән сүзләре үк игътибарымны башка юнәлешкә алып китте шул. Бөтен тирә-юньне басып, үзәкләргә үткән чүп үләне дип кенә белгән тигәнәкнең шифасы турында ваклабрак кызыксынам, чөнки моңа кадәр әрекмән яфрагы, аның тамырының файдасы турында гына ишеткән бар иде.

–Һи, безнең өчен генә тигәнәк чүп үләне икән ул, – дип сөйләп китте танышым. – Баксаң, кайдадыр ул бик кадерле, бик дефицит дәвалау үләне икән. Моннан берничә ел элек Казахстаннан туганнан туган сеңлем кайткан иде. Тамыры белән тигәнәк алып китәм дип һәммәбезне шаккатырды. Баксаң, аларда тигәнәкнең чәнечкеләрен энә терапиясе сыйфатында киң кулланалар, шуңардан бик күп авыруларга дәва табалар икән. Моның өчен тигәнәк чәчәгенең чәнечкеләнеп, пәрәвезсыман пленка белән капланган чагы кирәк икән. Алып китте туганым тигәнәкне төбе-тамыры белән! Бакчасына утыртты, күрше хатыны белән икәүләп бик кадерләп үстерүләре, тигәнәкнең шәпләп үсүе турында телефоннан шалтыраткан саен сөйли. Берчакны чак еламый, ни булган дисәм, баксаң, балакайның бакчасыннан тигәнәген төбе-тамыры белән казып, урлап алып киткәннәр! Көлсәң-көл, еласаң ела… Ике елдан соң кайткач, ул тагын тигәнәк алып китәргә булды. Бу юлы инде бер целлофан пакет тутырып, тигәнәкнең орлыгын алып китте. Әй, рәхәтләнгәннәр тигәнәккә! Орлыгы күрше-тирәләренә дә, таныш-белешенә дә җиткән…

Без, адәм балаларын, аңлап бетерә торган түгел шул. Үзебездә үскән тигәнәкне (һәм башкасын да) үләнгә дә санамый, чит төбәкләрдән соратып, сатып алган үләннәр белән дә шул хәлдер инде ул, дип уйлап куйдым. Аяк астында, кул сузымында гына булганны күрми-сизми һаман каядыр еракка, биеккә үрелү, нидер эзләү безнең каныбызда, ахры. Ерактагы кояш яктырак, җылырак диюләре тикмәгә түгелдер…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев