Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тикшерү комитеты: Кемеровода сәүдә үзәге каравылчысы янгын хәбәре системасын сүндергән

Тикшерүчеләр шәхси саклау предприятиесе (ЧОП) хезмәткәрен тоткарлау мәсьәләсен карый.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәге каравылчысы янгын турында хәбәр итә торган системаны сүндергән, дип хәбәр итә РИА “Новости” Россия тикшерү комитетына сылтама белән.

“Татар-информ” Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә кимендә 64 кеше һәлак булуын, аларның күбесе балалар икәнлеген хәбәр иткән иде. Тагын кырыктан артык кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Тикшерүчеләр янгын турында хәбәр итә торган системаны сүндергән шәхси саклау предприятиесе (ЧОП) хезмәткәрен тоткарлау мәсьәләсен карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын