Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тикшерү комитеты Шереметьеводагы самолет һәлакәтенең версияләрен атады

Бу - очучылырның һәм диспетчерларның квалификациясе җитәрлек булмау, техник төзексезлек һәм начар һава шартлары.

(Казан, “Татар-информ”). Тикшерү комитеты Шереметьеводагы самолет белән булган фаҗиганең версияләрен атады. Бу хакта журналистларга Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте дип яза ТАСС агентлыгы яза.

Тикшерү комитеты Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet 100 очкычының һәлакәткә очрау версияләрен тикшерә. Алар арасында очучыларның һәм диспетчерларның квалификациясе җитәрлек булмау сәбәбе дә, техник төзексезлек тә, начар һава шартлары кебек версияләр дә бар.

Шереметьеводагы һәлакәт урынында оператив киңәшмә вакытында Александр Бастрыкин фаҗиганең барлык сәбәпләрне дә җентекләп тикшерергә кушты, диде ул.

ТАСС агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, фаҗиганең төп сәбәбе – очкычны яшен суккан. “Төп версия – очкычны яшен суккан һәм шуннан соң самолетның автоматикасы эшләүдән туктаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиргә утырган вакытта самолет ике тапкыр очыш полосасына бәрелгән һәм янып киткән”, - диде чыганак. Аның сүзләренчә, яшен сугуны экипаж да һәм пассажирлар да раслый.

  • Соңгы мәгълүматлар буенча, 41 кеше һәлак булган, алар арасында ике бала һәм пассажирларны коткарган борт хезмәткәре дә бар. Тугыз кеше, шул исәптән өч экипаж әгъзасы хастаханәгә озатылган.

 

Фото: видеодан скриншот

Видео: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самолет