Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тикшерү турында дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы өч эш көне алдан хәбәр итә

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр Россия Федерациясенең прокуратура органнары белән килешенгән закон нигезендә билгеләнгән тикшерү процедурасын үтә.

2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән «Дәүләт тикшерүе (күзәтчелеге) вакытында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль закон буенча дәүләт күзәтчелеге органнары тарафыннан ел саен үткәрелә торган тикшерүләр планы формалаштырыла.
Рифкать Галимуллин Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор»ның җир контроле бүлеге дәүләт күзәтчесе эзлекле тикшерүләр үткәрүнең төзелгән һәм килешенгән еллык планнары, тикшерү елы алдыннан килүче елның 31 декабреннән дә соңгы калмыйча, хакимияттәге башкарма органнарның рәсми сайтларында, тикшерүләрнең җыелма планы Россия Федерациясенең Генераль прокуратура сайтында урнаштырыла.
Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе эзлекле тикшерүләрнең еллык планын идарәнең Татарстан Республикасы буенча рәсми сайтында урнаштыра. Бу сайтта теләсә кайсы шәхси эшмәкәр яки юридик зат тикшерүләр планы белән таныша һәм үзләренең планга керү-кермәүләрен белә ала.
Моннан тыш, Федераль законның 12 маддәсе белән бәйле рәвештә, юридик затка, шәхси эшмәкәргә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы тикшерү башланыр алдыннан өч эш көненнән дә соңламый, җитәкченең, урынбасарның планлы тикшерү үткәрелүе турында боерыгы яисә карары күчермәсе тапшырылуы турында җавабы булырлык заказлы элемтә аркылы яисә башка ысул белән җибәреп хәбәр итә.
Фото: http://www.kormed.ru/proverki-organami-nadzora/proverki-organami-nadzora/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250