Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтиле-уллы бер эздән

Авылдашларым – Чутайның иң булдыклы, уңган ир-егетләре Рәфыйк абый белән улы Әмир Гарифуллиннар да шулай Матур гаиләләрдә балалар әти-әни язмышын кабатлыйлар икән..

Рәфыйк абыйның әтисе Гарифулла абый, беренче хатыны үлеп, дүрт бала белән тол калган була. Әнисе Зәйнәпбану апа да, беренче тормыш иптәше үлеп, бер бала белән тол кала. Шушы парлар кушылып, матур тормыш башлап жибәрәләр. Рәфыйк абый бу гаиләдә җиденче – төпчек бала була. Улы Әмир дә төпчек бала. Рәфыйк абый төп йортта әти-әнисе белән яшәп, аларны  хөрмәтләп, соңгы юлга озаткан кеше. Әмир дә бүген әти-әнисе белән төп йортта яши. Тормыш иптәше Алия белән ике матур кыз үстерәләр. Рәфыйк абый, мәктәпне тәмамлагач, Арча районы Үрнәк һөнәр училищесында тракторчы-машинистлыкка укый. Әмир дә мәктәп тәмамлагач, Норма һөнәр училищесын тәмамлап, тракторчы-машинист, шофер һөнәрләре үзләштерә. Икесе дә армиядә хезмәт итеп кайталар, икесе дә хезмәт юлларын комбайнчы ярдәмчесе булып башлыйлар. Рәфыйк абыйның остазы күршесе, җизнәсе Сәләхетдин абый булса, Әмирнең остазы әтисе  була. Рәфыйк абый, армия сафларыннан кайткач, бер сезон Казахстанга барып урып-жыюда катнаша. Аннан кайткач, 8 ел шофер булып эшли. Эшләгән чорда матур хезмәт күрсәткечләренә ирешә, алдынгылыкны үз кулында тота. 1978 елда ир комбайнга утыра. 29 ел бер үк комбайнда ура да, суга да. Кышларын ремонт мастерскоенда мастер-наладчик (көйләүче) була. Әмир армия сафларында хезмәт итеп кайтуга, «Т-150К» маркалы тракторга утыра. Урып-жыю чорында әтисеннән калган комбайнда берничә ел эшләп ала. Әмир – тракторчы. Яхшы эшли. Ел да хуҗалык, район буенча алдынгылыкны бирми. Мин Рәфыйк абыйны да, Әмирне дә үз эшләренең осталары дип атыйм. Икесенең дә хезмәтләре җитәкчеләр тарафыннан бәяләнеп барыла. Күпсандагы мактау хатлары, мактау таныклыклары шул хакта сөйли. Рәфыйк абый 1993, 1994 елларда районның “Хезмәт батыры” булып танылса, 1995 елда «Татарстан республикасының атказанган авыл хужалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әмир исә Президенттан исемле сәгать белән бүләкләнде.

...Таңнан торып, комбайннары, тракторлары янына ашыккан Рәфыйк абыйны, Әмирне нык хөрмәт итәм. Чык төшкәнче дип, төнгә кадәр, яңгыр башланганчы дип ялсыз эшләүче ата белән улның ихтыяр көчләренә гел сокланам. Бәрәкәтле ел килсен иде, дип телиләр алар, язгы чәчүгә чыгар алдыннан. Җылы кояшлы көннәргә, вакытында явып узган яңгырларга  чын күңелдән сөенәләр. Икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгәләр алар. Авыр хезмәткә керешкәнче, борчулар өстәлә: вакытында җыеп алырбызмы? Аталы-уллы механизаторларның бүгенге көнгә стажларын санап карасаң, 60 ел. Алар эштә чакта шәхси хуҗалыкны тәртипләп тоткан, аларны эшкә озатып, каршы алучы тормыш иптәшләре Дания апа белән Алия дә мактауга лаек. Бу гаиләнең тормышы җитеш, тыныч. Рәфыйк абый да, Әмир дә үз бәхетләрен җирдә, туган авылда тапкан кешеләр. Бәхет үзләре белән бергә туганын, аны читтән эзләмәскә кирәген белә алар.

 

Әлфинур Сафиуллина,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соклану