Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Әтисе үлгән көнне улыбыз үксеп елап йокыга китте»

Азнакай районының Урманай авылы халкы бу көннәрдә зур югалту һәм авыр тетрәнү кичерә. Авылның моңлы сандугачы, бик актив, ярдәмчел Динарис Мирсәетов үз машинасында янып һәлак булган.

33 яшьлек ир-атның гаиләсе, ике баласы калган. Кечкенәсенә нибары тугыз ай…

Ярдәмчел һәм кешелекле. Авылдашлары мәрхүмне әнә шундый җылы хатирәләр белән искә ала. Китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина да Динарис турында бары тик яхшы истәлекләрен генә барлады:

– Без аның белән электән үк бергә эшләдек. Мин юбилейлар алып бардым, ә ул җырлый иде. Авылда да Динаристан башка бер генә мәдәни чара да узмады. Район күләмендә уза торган бәйрәм чараларында да һәрчак бердәм булдык. Бу авылга гына түгел, бөтен районга бик тетрәндергеч хәбәр булды. Күңел ышанмый, ничек шулай булырга мөмкин?.. Әле генә гөрләтеп бәйрәмнәр уздырып йөр дә, бүген инде ул юк?!..

Авылда аның ярдәме тимәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Шундый игелекле, киң күңелле, ярдәмчел хезмәттәшебез, дустыбыз иде бит ул. Йөрәк әрни, күңел сыкрый, күзләрдән яшь ага. Әнисенә дә бик кайгыртучан, игътибарлы бала иде ул. “Иртән тору белән үк хәлемне белеп китә иде. Эштән кайткач та кермичә калмый иде. Авылда булгач, төп ярдәмчем ул иде”, – дип өзгәләнә әнисе Фәүзия апа да. Әлегә барысы да шок хәлендә. Гаиләсенә, әнисенә, туганнарына, балаларына күркәм сабырлыклар бирсен, и Раббым…“Динарис, синең моңлы тавышларыңны бүтән ишетмәбез микәнни?” – дип күңелдән сөйләшеп йөрим әле дә. Күңелнең моңа һич ышанасы килми дә, тик бу шулай…

 

    Динарис Мирсәетов башкаруында җыр    
 

Аның эшләгән изгелекләре, яхшылыклары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, җырларын һаман саен кабат- кабат тыңларбыз…

Фаҗига буласы көнне дә клубка җырларын кабатларга кергән булган Динарис. Берничә көннән соң Азнакайга мәдәни чарага барасы булганнар. Динарис нәфис сүз белән дә чыгыш ясарга тиеш булган. Аны да сөйләгән. Шуннан соң кичке унынчы яртыларда клубтан чыгып киткән.

Динарисның олы улына 11 яшь, кечкенә кызларына нибары тугыз ай гына. Хәсрәтле вакыты булса да, хатыны Римма безнең белән сөйләшерлек көч тапты.

– Фаҗига буласы көнне әниләрдә улыбызның туган көнен уздырдык. Көндез Динарис Азнакайга барып апаларын алып кайтты. Кичен туганнар җыелышып утырдык да, мунча кергәч, безне кызым белән өйгә кайтарып куйды. Үзе клубка репетициягә китте. “Никтер озак торды. Кайтса, йокларга ятар идек инде”, – дип йөргәндә, төнге 12ләр тирәсендә бертуган энесе Динар белән апасы Наилә килеп керде. “Абыйның машинасы яна, ул үзе өйдәме?” – дип сорады Динар. Аннан соң тагын нидер сөйләделәр. Анысын анык кына хәтерләмим дә.

Барысы да томан эчендә иде. Алар белеп килгән инде. Бәлки, үзләренең дә ышанасылары килмәгәндер… Мин шок хәлендә, кулыма нәрсә туры килгән, шуны өстемә элгәнмен дә урамга чыгып йөгергәнмен. “Машина янына барма, күрмәвең яхшырак”, — дисәләр дә, ышанмыйча, карадым. Әле дә күз алдымда тора… Үз хәлемне үзем генә беләм… – ди Римма.

Якыннары фаразлавынча, машинада кыска ялганыш булып, ут капкан булырга тиеш. Бәлки, Динарис йоклап киткән булгандыр дип тә әйтәләр. Белгечләр, мәрхүм ис тиюдән һәлак булган, дигән нәтиҗәгә килгән.

– Динарис белән өйләнешүебезгә 11 ел. Яшәгән вакытта төрле хәлләр булса да, ир һәм әти буларак ул әйбәт, яхшы күңелле кеше иде. Бик авыр… Шулай бәйрәм итеп утырган җирдән юк булсын инде кеше?! Җирләгән көнне дә халык бик күп җыелды, чөнки үзе дә яхшы күңелле кеше иде. Миңа хәзер балалар хакына көчле булырга туры килә. Улыбыз тиз генә аңлый да алмады. Шок булды аңа. Әтисе үлгән көнне үксеп елап йокыга китте. Әле дә миңа ачылып китә алмый әле. Күбрәк эчтән сызлана. Кечкенәсе дә аңлаган төсле, гел әтисенең фотоларын сорый. Ала да, озак итеп карап тора, битенә куя…, — ди Римма.

Ике ел элек кенә Динарисның бертуган абыйсы да үлгән булган икән. Бер-бер артлы ике баласын югалткан Фәүзия апаның, Римма һәм балаларның кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, тар каберләрең киң булсын, Динарис.

 

Зөһрә Садыйкова

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп фаҗига кеше үлгән