Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тиз тынычлануның 7 АЛЫМЫ

Позитив эзләгез. Стресс әле ул дөнья бетү түгел.

1. Позитив эзләгез. Стресс әле ул дөнья бетү түгел. Кичкә планлаштырган кичә башка вакытка күчерелсә, өйдә гаилә белән ял итү өчен бер сәбәп итеп карагыз. Күлмәгегезне ялгыш ертсагыз, гардеробны яңартырга сәбәп булыр.

2. Тирән итеп сулагыз. Ул канга кислород китерә, артык адреналинны куа. Моның өчен тирән сулыш аласыз, аны унга кадәр санаганчы тоткарлыйсыз һәм сулышны акрын гына чыгарасыз.

3. Чүгәләп яки кулыгызда резин тупны кыскалап алыгыз.

4. Баллы әйбер ашагыз. Тәмле ризык стресска каршы көрәшергә ярдәм итә.

5. Башкаларны искә төшерегез. Каядыр барасы юлыгыз бүлендеме? Авырып китеп, туган көнгә бара алмыйсызмы? Мондый вакытта хәлләре сезнекеннән дә мөшкелрәк булган кешеләрне искә төшерегез. Салкын тиеп авыру ул аяксыз-кулсыз яту түгел. Сез – үз тормышыгызның хуҗасы.

6. Проблемагызны кемгә дә булса сөйләгез, тынычланып китәрсез.

7. Рәсем ясагыз. Ул күңелсез уйлардан котылырга булыша, игътибарны читкә юнәлтә.

Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тынычлану алымы