Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тиздән, бик тиздән бистә үзәгендәге ял паркында эшләр төгәлләнәчәк

Бистә үзәгендә төзекләндерелгән ял паркыннан халык өзелми. Бигрәк тә ял көннәрендә балалар мәйданчыгына әниләр һәм әбиләр кечкенә балаларын уйнарга алып киләләр.

Инде менә янәшәсендәге спорт мәйданчыгы да кулланылуга тапшырылгач, сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган, спорт сөюче яшь әтиләр һәм егетләр дә баскетбол уйнарга килә башлады.
Әлеге паркта төзелеш һәм тирә-ягын тәртипкә китерү эшләре төгәлләнеп килә. Брусчаткалар җәелеп бетте, фонтан эшли, чәчәклек урыннары әзер, яктырткычлар куелган...
Шушы паркка ятышлы, мәгънәле бер матур исем дә биреп куйсалар - тагын да шәп булыр иде. Әйдәгез, райондашлар, паркка бергәләп исем сайлап карыйк әле, Сездән җаваплар көтеп калабыз. Мин башлыйм, ә сез минем фикеремне хупласагыз дәвам итегез. Район җитәкчелеге безнең фикерләребезгә бәлки колак салыр?!

- Тулпар
- Аргамак
- Тургай
- ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250