Тиздән Татарстанда бурычлы затларга кредитлар бирми башларга мөмкиннәр. Шуңа күрә банкларга акча сорап мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак.
Быел Татарстанда кешеләрнең бурычларын түләтүгә ныклап тотындылар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны "Юл приставы" системасы "җыя", бурычлы шәхесләрне чит илгә чыгармау буенча да актив эшчәнлек бара. Өстәвенә, быел кешеләрнең штрафларын аларның банк хисапларыннан салдыра башладылар...
Штраф һәм бурычлар исә махсус кредит тарихына теркәләчәк. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутатлары әлеге закон проектын өченче укылышта кабул итте. Аның максаты - штраф һәм бурычларын вакытында түләүгә салкын караучы халыкка үз хаталарын аңларга ярдәм итү, өстәмә мотивация бирү.
Әлеге ысул шактый нәтиҗәле булырга охшаган. Чөнки, әгәр дә бурычлы кеше үз штрафын суд карары чыкканнан соң да түләми икән, аның бу гамәле кредит тарихына һичшиксез кертеләчәк. Алга таба да шулай дәвам итсә, киләчәктә бу кешегә ссуда бирүдән гомумән дә баш тартырга мөмкиннәр.
Банкларга кешеләрнең бурычлары турындагы мәгълүматны суд приставлары тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта әлеге эш белән оешмалар шәхсән үзләре дә шөгыльләнер, дип уйланыла.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кагыйдә буларак, бурычын түләмәүчеләрнең күбесе - акчасыз кешеләр. Шуңа күрә аларның өстәмә акча артыннын банкка киләчәге икеле. Аның каравы, араларында әлеге бурычлары турында чын мәгънәсендә онытып җибәргән кешеләр дә очрый, ди. Андый чакта әлеге яңа закон яхшы гына нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклый белгечләр.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://kompromiss.biz/novosti/278/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев