Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үткән ел вакыйгалары

Шатлыклары, борчулары белән 2017 нче ел үтеп китте...

Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңарган Салавыч балалар бакчасы территориясенә аяк басуга, Президент Рөстәм Миңнеханов: “Матур булган бу!” – диде. Танышып чыкканнан соң исә: “Шәһәрнекеләрдән ким булмаган!” – дип өстәде. Әлеге күләмле, игелекле эшне башкаручы йөзләгән кеше хезмәтенә олы бәя иде бу.

2017 елгы урып-җыю чорында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика күләмендә “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесен игълан итте. Президент фатихасы белән оештырылучы әлеге ярыш шартлары нигезендә, иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга 100әр мең сум премия бирелде. Безнең районның егерме комбайнчысы (бу республикадагы иң зур делегация иде) әлеге мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре сафына кушылды.

Иске Көшкәт авылында 50 урынга исәпләнгән өр-яңа клуб ачылды. Республика программасы нигезендә сафка баскан бина җирле удмурт фольклор коллективы буларак Татарстан чикләрен узып, Рәсәйкүләм фестивальләрдә катнашкан удмурт дусларның милли традицияләрен саклап калыр өчен гаять тә әһәмиятле.

Куныр авылында яңа ФАП ачылды. Бу районда заманча төрдәге унберенче медпункт  һәм һәрберсенең дә нәтиҗәсе күз алдында – авыл халкының сәламәтлеге кайгыртыла, профилактика эшләре үтемле бара.

Норма авыл җирлеге өчен соңгы берничә дистә елда күрелмәгән төзелешләре белән үзенчәлекле булды 2017 ел. Нормада административ бина, Чапшарда күп функцияле үзәк сафка басты. Норма мәдәният йорты, Кили бакча-мәктәп комплексы ремонтланды. Барысы да бик кирәкле, күптән көтелгән бу төзелешләр, капиталь ремонтлар сыйфатлы булуы, бик кыска срокта башкарылуы белән аерылып тора.

Районыбызда яңа объектлар сафка баса, булганнары төзекләндерелә. Яңа ел бәйрәме алдыннан Шеңшеңәр авылында да, капиталь төзекләндерүдән соң, “Батыр” спорткомплексы куллануга тапшырылды. Биредә хәзер күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, аеруча да яшьләр спорт белән шөгыльләнә.

“Нечкәбил” республикакүләм бәйгедә уңган-булган ханымнарыбыз – “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева белән Сосна мәктәбенең директор урынбасары Эльвира Ситдыйкова катнашып, Балтачыбызны данлады. Эльвира Ситдыйкова “Гаилә бәйрәмнәре территориясе” (“Территория семейных торжеств”) номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Тәнзилә Зәкиева исә, “Гаилә традицияләре территориясе” (Территория семейных традиций”) номинациясендә III дәрәҗә Диплом иясе, “Иң мул табын” (“Самый сытый стол”) бәйгесендә җиңүче булып танылды һәм финалда икенче урынны яулап, “Көмеш Нечкәбил” исеменә лаек булды.

«Гомумән алганда 2017 ел район өчен начар булмады. Табигать шартлары шактый куркытса да, нигездә бөртекле-кузаклы культуралардан зур уңыш алдык, барлык хуҗалыклар да үз алдына куйган бер ел ярымлык терлек азыгы хәзерләргә дигән бурычны үти алды. Сөт-ит җитештерүчеләр дә, башка тармакларда эшләүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр дә һәркайсы үз юнәлешендә мәгълүм уңышларга иреште. Үз хуҗалыгында терлек асраучылар, шәхси эшмәкәрләребез дә матур нәтиҗәләр белән сөендерде. Утызга якын дәүләт программаларында катнашу социаль-мәдәни объектларны ремонтлау, төзү, авылларыбызның, гомумән, районыбызның йөзен матурлау, яшәеш өчен мөмкинлекләр арттыруда хәлиткеч роль уйнады. Үзара салым проекты шулай ук авыллар эчендәге юлларны тәртипкә китерүдә бик кирәкле һәм вакытлы чара булды».

(Район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН белән әңгәмәдән.

“Хезмәт”, 15 декабрь 2017 ел)

Бистәбез үзәгендә «Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы» уңаеннан булдырылган ял паркы тантаналы төстә кулланылышка тапшырылып, Балтачыбыз үзәгенә заманча сулыш өрде. Биредә төрле яшьтәге райондашларга ял итеп утыру өчен менә дигән мөмкинлекләр булдырылды. Паркның игътибарны җәлеп иткән иң зур үзенчәлеге – төрле төскә керүче фонтаннар!

Кемнәр генә килмәде Балтачыбызга, уңышларыбызны кемнәр генә күрмәде! Март аенда Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул иттек, ямьле җәйләрдә Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезд делегатлары кунак булды. Рәсәй төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән килгән вәкилләр Балтачыбызга, аның яшәешенә уңай бәя бирә, табигатенә соклана, халкын мактый.

Мәгариф идарәсе бинасы заманча ремонт кичереп, яңача сулыш белән эшли башлады. Узган ел республика күләмендә ирешкән уңышларын – республикада 100 яхшы мәктәпнең унысы безнеке булуын, республика рейтингында мәктәпкәчә белем бирүдә – беренче, тәрбия юнәлешендә – икенче, милли мәгариф буенча өченче урынга ирешеп  җиңүләрен исәпкә алсак, идарә әлеге уңайлы шартларга бик тә лаек.

Укытучыларыбызның тырышлыгы балаларыбызның дәүләт имтханнарын уңышлы тапшыруында, төрле фән буенча олимпиаларда катнашып, җиңү яулауларында чагыла. Алдынгы, сәләтле, актив укучыларыбыз Яңа ел алдыннан Рәсәйнең “Алтын боҗрасы” буйлап сәяхәт итте, Татарстан Президенты чыршысында катнашты, ике укучыбыз хәтта Рәсәй Президенты чыршысына юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел вакыйгалары