Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үткәннәре белән тормыш матур, киләчәге белән кадерле

Мул сулы булмаса да, елгалары, хуш исле нарат урманы, җиләкле үзәннәре, артышлы һәм хәйран биек таулары, саф сулы чишмәләре булган туган авылым Курмалада без, алты бала дөньяга килгәнбез. Инде бүген төпчегебез Рашит Галиевка да 60 яшь тула.

Энебез гаять кешелекле, әдәпле, олыларга хөрмәтле, кечеләргә шәфкатьле. Әтиебез вафат булганда аңа 25 яшь тулып кына киткән иде. Шуңа да Рашит энебезгә яшьтән үк барысын да үз көче белән булдырырга туры килде. Бүгенге көндә Кадрия сеңелебез белән төп йортны бетермичә, өч егеткә үстереп, аларга югары белем биреп, үз тормышларын булдырырга юл күрсәтеп, бергә-бергә матур итеп яшиләр.
Туган йортыбызда без һәммәбез дә көтеп алынган кунак. Рашит белән Кадриянең әти-әнигә, туганнарга күрсәткән яхшылыклары, хөрмәте, туган җанлы булуы барысы да үзләренә игелек булып кайтсын иде.


Туган йортны җылытучы учак сез!
Хөрмәтләдегез әти-әнине.
Безне дә онытмаган өчен
Раббым олыласын үзегезне!

Яшәү шатлыгы сез безнең өчен!
Яхшылыгыгыз белән гел үрнәк.
Авыр чакта сезгә таянабыз.
Безнең өчен сез һәрчак кирәк.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына изгелек эшләргә теләсә, аңа кеше ихтыяҗын юнәлтә. Рашитка ихтыяҗ үз гомерендә күп булды. Ул җитәкче булып эшләгән елларда күп игелекле эшләр эшли алды. Аны хөрмәт итмәгән, аны белмәгән кеше аздыр. Эш дәверендә матбугатта урын алган язмалар шуны исбатлый.
Энебез ничә мәртәбәләр район һәм авыл советына депутат итеп тә сайланды. Депутат буларак гади халык ихтыяҗын яклаган чаклары да бик күп булды. Рашит инженер-технолог, диагностика инженеры, югары белемле юрист.ул алга карап фикер йөртеп, әйткән сүзен үти белә торган һәм кешеләрдән дә шуны таләп итүче, туры сүзле, дөреслекне яратучы җитәкче була белде. Бүгенге көндә Балтач сөт-май комбинатында өлкән мастер булып эшләгән көннәре.
Рашит энебезнең үткән көннәре, тормышы эшләп-яшьнәп үтте. Авыр вакытлары да булгандыр, әмма ул безгә беркайчан да сиздермәде. Кыскасы, мәгънәле яшәлгән еллар. Киләчәге тагын да күркәм булса иде.

Рәбига Абдуллина,
Балтач бистәсе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250