Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төлке басты бит авылны...

Берничә атна элек "төлкеләр йөри, сак булыгыз" дип язган идек. Түбән оч халкының тавыкларын "кырып" чыккач төлкене аттылар дигән хәбәр булды.

Я Алла дип, авыл халкы тынычланып кына бетте, яңадан бастылар бит! Әллә инде теге кардәшләре өчен "үч итеп" йөриләрме? Билгеле булганча, тәгаен яңадан ике төлке килә авылга. Курыкмыйлар да бит алар кешеләрдән. Хәзер түбән очта йөреп туйгач, әнә югары очка да менә башлаганнар. Авыл урамына кич белән чыгарга да куркасың. Чыксаң да, әнә шул төлке каршыңа чыгып шуны куасың. Әй, кич кенә түгел, әнә көпә-көндез ике төлке парлашып күпер тавында дпс урынына торалар иде бер көнне диделәр. Шуның өчен Авылдашлар, дуслар, игътибарлы һәм сак булсак иде.

 

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төлкеләр