Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмәке тарту — үзеңә кабер казу

Тәмәке көйрәтүдән ел саен ярты миллионга якын русияле һәлак була.

Бүген миллионлаган кеше яман гадәттән котылырга теләп, тәмәкедән баш тартырга тырыша. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, XX гасырда өзлексез тәмәке көйрәтүдән 100 миллион кеше һәлак булган.

Тәмәке көйрәтүчеләр, гадәттә, инфаркт, инсульт, үпкә рагы һәм башка авырулар белән еш авырыйлар.

Русиядә 43,9 миллион өлкән кеше тәмәке тарта, шуның 60,2 проценты ир-атлар өлешенә туры килә.

Уртача алганда, бер кеше көненә 17 тәмәке көйрәтергә мөмкин.Тәмәке тартуга бәйле авырулардан ел саен 350-500 мең кеше вафат була.

Гражданнарның 35 проценты тәмәке төтене тәэсиренә һәм аның составындагы агулы матдәләрне суларга — эштә, 90,5 проценты — бар-рестораннарда дучар булырга мәҗбүр. Бүген никотинга каршы көрәш дәвам итә.

Соңгы берничә ел эчендә Русиядә тәмәке тартучы хатын-кызлар санының ике тапкырга артуы да борчуга сала.

Тәмәке тартучы кешенең үпкә, тел, аскы ирен, бугаз, үңәч, ашказаны рагы белән авыру куркынычы тәмәке тартмаучы кешенекенә караганда 20 тапкырга югары. Тәмәке көйрәтүдән кан тамырлары кысыла, нәтиҗәдә, йөрәктә ишемия авыруы барлыкка килә. Өзлексез тәмәке көйрәтү шулай ук инфарктка яисә инсультка китерергә мөмкин.

Әгәр дә хатын-кыз йөкле вакытта тәмәке көйрәтсә, тәмәке төтененең 4800гә якын агулы кушылмасы (никотин, радиоактив элементлар һ.б.) ана карынындагы яралгыга тәэсир итә. Тәмәке көйрәтүче гүзәл затлар үзләренең һәм сабыйлары гомерләрен җитди куркыныч астына куялар. Күп кан югалту, плацентаның вакытсыз кубуы тәмәке көйрәтүче хатын-кызларда 25 процентка ешрак күзәтелә.

Тәмәке төтенендә 4000 меңгә якын химик кушылма бар, шуларның 70е рак авыруларын барлыкка китерә...

Бөтен дөнья буенча кешеләр көненә 15 миллиард тәмәке тарталар икән: бу исә 750 миллион кап тәмәке, тау кадәр тәмәке төпчеге һәм башка чүп-чар дигәнне аңлата.

Гомум алганда, тәмәке тарту кеше гомерен 10-12 елга кадәр кыскарта!

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке