Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмәке тартучылар саны кимеми...

Соңгы елда Россиядә тәмәке тартучылар саны кимемәгән. Аның каравы, тәмәке көйрәтү тыелган урыннарда тартучылар санының шактый азайганлыгы билгеле.


Әлеге сораштыруны росиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче 1600 кеше катнашкан.


Әлеге тикшеренүдән күренгәнчә, соңгы елда Россиядә тәмәке тартучылар белән бәйле күрсәткечләр әллә ни үзгәрмәгән. Хәзерге вакытта россиялеләрнең өчтән бере, ягъни якынча 34 проценты тәмәке тарта. 2014 елда исә андыйлар саны 35 процентны тәшкил иткән булган.


Шунысын да билгеләп үтү кирәк: тәмәке тартучылар саны ирләр арасында 2,5 тапкырга күбрәк. Хатын-кызларның исә 19 проценты "төтенләргә" ярата. Тәмәке тартучыларның һәр бишенчесе көненә бер кап һәм аннан да күбрәк тәмәке тартып бетерүе турында әйткән. Тәүлегенә бер яки берничә тәмәке тартучылар саны исә 9 процентны тәшкил итә.


Сөенечле статистика: Россиядә гомер итүчеләрнең 66 проценты тәмәке тартмый. Аларның 55 процентының исә тәмәкене "авызларына да алып караганы юк". Тәмәке тартмаучыларның 81 проценты хатын-кызлар һәм пенсия яшендәге халык.


Хәер, тартырга яратучылар арасында соңгы елда тәмәкене азрак куллана башлаган кешеләр дә юк түгел. Бу - барлык тәмәке тартучыларның 29 проценты. Ә менә 16 процент россияле исә тәмәкене узган ел белән чагыштырганда күбрәк куллана башлаган.


Әйтергә кирәк, тәмәке тратучыларның күбесе сигаретлар белән бәйле законны тиешенчә үтәргә тырыша икән. Әлеге канун гамәлгә кереп бер ел узганнан соң тәмәкене тиешле урыннарда гына тартучылар саны 42 процентка арткан. Өстәвенә, тәмәке тартучыларның 20 проценты кеше күрми торган урыннарда "көйрәтергә" тырыша икән.


Россиялеләр арасында тәмәкене кайда тели, шунда тартып, штраф түләүне өстен күрүчеләр дә юк түгел. Алар барча тартучыларның 15 процентын тәшкил итә.

http://intertat.ru/

Фото: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45590-t%D3%99m%D3%99ke-tartuchyilar-sanyi-kimemi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250