Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында фатир хуҗасы аздан үлми калган

Янгын 30нчы июнь кцнне төнге икенче яртылар тирәсендә чыккан.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында аздан гына һәлак булмый калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнге икенче яртылар тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Баулыда, Калинин урамында ике катлы күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.

Ике минут узуга урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр беренче каттагы төтен камап алган фатирга үтеп керә. Ванна бүлмәсендә фатирның хуҗасын табалар. 61 яшьлек ир-атны коткару битлеге ярдәмендә урамга алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар, алар зыян күргән ирне хастаханәгә алып китә. Табиблар ир-атка яну продуктлары белән агулану диагнозы куя.

Янгын сүндерүчеләр 4 минут эчендә 2 квадрат метр мәйдандагы утны тулысынча сүндерә. Янгында матрац һәм фатир хуҗасының шәхси әйберләре янып беткән.

Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын пожар