Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмле букетлар ясаучы

Моннан берничә ел элек авылдашым Лилана Фәйзрахманованың «Вконтакте»дагы битенә очраклы гына тап булдым. Һәм аның кул эшләрен чагылдырган фотоларын гаҗәпләнеп, сокланып карадым.

Бисердан эшләнгән  төрледән-төрле күз явын алырлык чәчәкләрне, чыннан аерып булмаслык гөлләрне, искитмәле агачларны мин генә түгел, күпләр сокланып караган һәм берсеннән-берсе матур хуплау, мактау сүзләре язып калдырган. Соңрак Лилана брошьлар эшли башлады. Ә соңгы елларда исә шоколадтан ясаган букетлары белән танылу алды. Әлеге букетларның, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Бу кадәр фантазия каян килә дип аптырарлык хәтта.

–Бу шөгыльләрең кайчан барлыкка килде? – дип кызыксынам Лиланадан.

–Кул эшләре белән күптәннән – 2015 елның гыйнвареннан эшлим, – ди ул. – Ә кызыксынуым кечкенәдән. Бала чактан тегәргә, бәйләргә, пешеренергә яратам. Болардан тыш та яңа һөнәр өйрәнәсем килде. Хәзерге заманда теләгең булса, өйрәнергә бик җайлы бит,  интернетта барысы да бар. Мин дә төрле онлайн мастер-классларда катнашып, бисердан чәчәкләр, гөлләр һәм агачлар эшләргә өйрәндем,  эшли башладым. Хатын-кызда бер сәләт бар – ул матурлыкны күрә белә. Бу сыйфат та ярдәм итте.

–Шулай да чәчәк-ләрне күбрәк ясагансың кебек...

–Дөрестән дә, күбрәк чәчәкләр ясарга яратам. Ясыйсы килгән чәчәкнең башта төзелешен өйрә-нәм, аның яфракларын, бөре-чәчәк таҗларын әйбәтләп аңлагач кына ясый башлый идем. Бер чүлмәктәге гөлне ясар өчен 7-10 көн кирәк. 2017 елның башында бисердан бераз туктарга туры килде. Ике елдан кабат тотындым. Ул чакта инде брошьлар ясый башладым, заказлар буенча эшләдем. Әмма барыбер чәчәкләр якынрак. Иң яраткан чәчәкләрем сары һәм зәңгәр төстә, ничектер башка төсләр күңелгә ятмый.

–Һәм син шоколадлы чәчәкләргә күчтең...

–Әйе, 2020 елның башында тагын бер һөнәргә өйрәнәсе килде, шоколадтан чәчәкләр ясарга керештем. Шоколад бисер түгел, аның белән дуслашмый булмый, бик үзенчәлекле продукт. Аннан букет ясар өчен кимендә ике көн кирәк, бер көн формаларга салам (заливка), икенче көнне катканын көтәм (выдержка).

–Беренче ясаган әйберләреңне кемгә бирдең?

–Иң беренче бисер чәчәкләрне, брошьны һәм шоколад чәчәкне әнигә ясадым, өч һөнәрне өйрәнү дә 8 мартка туры килде. Бүгенге көндә күбрәк шоколадтан букетлар ясыйм, кечкенә балабыз булгач, өч һөнәрне бергә алып барып булмый. Букетларны күбрәк хатын-кыз бәйрәмнәренә: әниләр көне, 8 март, туган көннәргә сорыйлар. Заказны алганда гел сорыйм: кемгә ясыйсы, әниегезгәме, кыз баламы, яшь кызмы, олы апамы; нинди тәм-төс ярата, ниндине яратмый. Ир-ат заказ бирсә, җавап бер – үзең кара инде, матур булсын. Бүләк алучы кешенең дә күңелен күрәсе килә,чөнки бүләк-не алгач, ошатмаса, үзенә дә рәхәт түгел, бүләк бир-гән кешегә дә уңайсыз, әлбәттә, миңа да. Заказны алып киткәч тә сорыйм әле: ошадымы-юкмы дип.

–Соңгы вакытта тагын бер һөнәр үзләштерәсең бугай...

–Онлайн укырга кердем,чөнки бүгенге көндә интернет аша күбрәк эшлим, сайлаган һөнәрем – бизнес аккаунт идарәчесе дип атала, әлегә уку практик өй эшләре формасында бара. Тагын бер яңа һөнәр кирәк булудан гына түгел, бөтендөнья интернет челтәрендә яшибез, һөнәрне белергә кирәк. Иң сөенгәнем: кул эшләре белән кызыксыну улыбыз Раянга да күчкән. Бөтен белгәне рәсем ясау, конструктор төзү. Без аңа телефон-компьютер бирмибез, бу яшьтә электрон уеннар уйнарга тиеш түгел дип саныйбыз. Ияләнмәгәч, үзе дә сорамый. Әле телевизор караганда яки китап укыганда да, үзенә ошаган берәр нәрсә күрсә, әни, мин ясарга киттем дип,  бүлмәсенә китә. Бу елга чыккач, улымны да рәсем ясау буенча ике төрле онлайн мастер-классларга кертә башладым. Үзенә дә бик ошады. Без аны рәсем ясаудан беркайчан тыймыйбыз.

P.S. «Булганнан бар да була», – ди халык мәкале. Кул эшләренә генә оста түгел, сөйләшергә, аралашырга да бик рәхәт кеше Лилана. Арабызда шундый сәләтле дә, һөнәрле дә, буш вакытын әрәм үткәрми торган яшьләр булуы бик сөенечле.

P.P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәлки сезнең арада, тирә-юнегездә дә шундый үзгә һөнәр, шөгыль ияләре яшидер. Алар турында язсагыз иде. Әгәр инде язарга кыенсызсагыз, безгә хәбәр бирсәгез дә була. Барабыз, язабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шөгыль