Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмләп кара да, ал

19нчы октябрь көнне Нөнәгәр авылында урнашкан район кулланучылар җәмгыяте кибетендә авыл халкы өчен тәмләп карау һәм сатып алу өчен киң ассортиментта җирле продукция тәкъдим ителде.

«Икмәк» комбинаты һәм «Чәй йорты» хезмәткәрләре әзерләгән төрле про­дукцияне халык башта тәмләп карый алды. Дөрес, көн дә мондый әйбер белән очрашмаган халык, иң элек читтән генә күзәтеп, чакыргач та килмичә торды. Тик инде моның нәрсә икәнен бер аңлап алгач, үзара азык-төлеккә бәя биреп, ошаганын сатып алырга ашыкты. Безне, районнан килгән белгеч­ләрне шул гына аптырашта калдырды, кайберәүләр сатудан әле бүген генә пешкән камыр ризыкларын алмыйча, хәтта эшләнеп чыккан срогы да күренмәгән башка тәм-томнарга өстенлек бирде. Мондый чаралар үткәре­лүнең халыкка йөз белән борылу икәнен авыл кешесе дөрес аңласын иде. Тик, берничә төрле ипи, пирог, печенье, кекс, коржик, пирожный, хәләл колба­са, сосискалар, тавык итеннән ясалган эшләнмәләр, котлет, пилмән һәм күп кенә башка әйберләрдән сайлап алырлыгы юк иде, дип берәү дә әйтә алмас. Мондый төр чаралар үткәрүнең тагын бер төп ягы - ул районыбызда җитеш­терелгән продукцияне тәкъдим итү. Каяндыр килгән, составына нәрсәләр кушылган булуын да белмичә ашый торган ризыкларыбыз янында үзебезне-кенең андый-мондый химик кушылмаларсыз гына хәзерләнүе үз-үзенең сәла­мәтлеген кайгырткан райондашларыбыз өчен беренче урында булырга тиеш­тер, мөгаен.

«Инде ничәмә-ничә мәртәбә Казан шәһәренә барып, үзебездә җитештерелгән товарларны сатып кайттык. Районыбыз кешесе үз итмәгән помадка, мармелад, сосискаларны шәһәр халкы бик ярата. Казанда пешкән ипигә төрле химик кушылмалар салалар, ә сезнеке чиста, тәме дә башка дип бишәрләп кенә алалар. Ә үзебезнең район кешесе, кызганычка каршы, читтән китерелгән икмәкне өстен күрә», ди «Икмәк» комбинаты җитәкчесе Нурия Төхвәтуллина. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы вәкиле Гөлназ Сафина Нөнәгәр кибетендә сатуга куелган товарлар белән танышып, алар-ның срокларын карап чыкты. Авыл халкы белән аралашып, алардан әлеге сәүдә ноктасындагы товарлардан канәгать булу-булмауларын белеште. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Марсель Хәкимов исә Нөнәгәр авылы халкын әлеге чараның үткәрелү максатлары белән якыннан та­ныштырып, үзләренең кибетләре булган һәр авылда мондый төр очрашу­лар буласын ассызыклады.

Инде моңарчы да берничә җирдә үткәрелгән әлеге чаралар халыкка зур файда китерә. Районыбыз гражданнарының бу чараларда актив катнашула­рын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев