Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтнә авылында янгын шәхси хуҗалыкка зыян салды

18 май көнне 13 сәгать 41 минутта Әтнә авылында Хәбибрахманова Зөмәирә хуҗалыгында янгын чыга.

Янгын нәтиҗәсендә каралты-куралар янып бетә. Янгын сүндерүчеләрнең оешкан рәвештә ялкын белән көрәшүе дә әлеге афәтне туктатып кала алмады. Балтач районы янгын күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан янгынның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү, җентекләп өйрәнү бара.
Хөрмәтле райондашлар, бу инде шушы көннәрдә икенче янгын очрагы. Саклык чараларын күрсәгез иде, алдагы көннәрдә дә һава торышы коры сакланачак, дип белдерә метеорологлар. Тагын бер кат хуҗалыкларыгызны күздән кичереп, пожар куркынычсызлыгы таләпләренә игътибарлы булсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250