Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төнгә каршы... тәмле рецепт

Кичтән пешерергә иренсәгез, иртәнге чәегезгә өлгертерсез. Бик тәмле һәм бик җайлы. Укучыбыздан күчтәнәч.

“Вконтакте”да Тәскыя ханым Вагыйзова гел тәмле рецептлар куя.Берсеннән-берсе тәмле булу өстенә, алар өйдә ясау-пешерү өчен бик уңайлы да. Менә әле бер көнне генә круассан пешерергә өйрәткән. Юкса, бу ризыкны бөтен балалар да бик яратып ашый, кибеттән сатып алганчы, үзең пешерсәң, берние юк икән. Сез дә пешереп карагыз әле”. Рәмзия.

Ә рецепты мондый: «Бер пачка маргарин, 0,5стакан сөт, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 0,5 стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, 1 пачка ванилин кирәк. Җылы сөткә барысын салып, камыр басабыз, 3 стаканга якын он керә, кулдан төшкәнче, басасы һәм суыткычка ярты сәгатькә куясы. Камырны сигез кисәккә бүлеп, җәябез, өчпочмак формасында кисәбез, повидло, сгущенка һ.б.сылап, майлы табага тезәбез. Өстен сөт кушылган йомырка сөртәбез, мәк сибәбез. Кызу булмаган мичтә пешерәсе”. Тәмле булсын!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт