Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төнгелеккә зарядкага куелган телефон янгынга сәбәпче булырга мөмкин

Иң элек төнгелеккә розеткада телефоннарны калдырмаска тырышыгыз. Беренчедән, төнгә зарядкага куелса, аның хезмәт итү вакыты кими икән. Икенчедән, сез электр энергиясе өчен күбрәк түләячәксез. Өченчедән, янгын чыгу ихтималы арта.

Өченче атнабызны үзизоляция режимында яшибез. Күпләр өйдән эшли. Мәктәп укучылары да – Интернетта. Тулысынча онлайн-тормышка күчтек. Телефоннарга зарядка кирәк, компьютер сүнеп тә тормый, вай-фай барлык куәтенә эшли. Әгәр алар белән сак файдаланмасаң, янгын чыгу ихтималы да юк түгел.

Статистикага ярашлы, Русиядә һәр 4-5 минут саен янгын чыгып тора. Ел саен илдә утта 12 меңнән артык кеше янып үлә. Янгыннарның сәбәпләре төрле. Шул исәптән көнкүреш электр җиһазларыннан файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу да бар. Бу – нәкъ менә бүгенге көнгә туры килә. Ничек итеп ут-күздән сакланырга?

Иң элек төнгелеккә розеткада телефоннарны калдырмаска тырышыгыз. Беренчедән, төнгә зарядкага куелса, аның хезмәт итү вакыты кими икән. Икенчедән, сез электр энергиясе өчен күбрәк түләячәксез. Өченчедән, янгын чыгу ихтималы арта. Шулай ук, телефон шартларга да мөмкин. Димәк, иң яхшысы — телефонны көндез зарядка куюың, дип яза vatantat.ru.

Компьтерны да үзегез йокларга ятканда бөтенләй сүндерергә кирәк. Чит ил галимнәре вай-файның сәламәтлеккә бик тә зыянлы икәнен дә ачыклаган. Ул хәтта үзегезнең фатирда урнаштырылмаса да, күршеләрдән дә нурланыш алу куркынычы бар икән. Аны да төнгә сүндереп куюны гадәткә кертегез.

Йокларга ятканда өегездәге барлык электр җиһазлары шнурының розеткадан алынганмы-юкмы икәнен карап чыгыгыз. Иң мөһиме – тагын да тынычрак йоклар өчен янгын хакында хәбәр бирүче җиһазны тоташтыру да комачауламас, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын телефон смартфон