Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төнлә Казанда Оргсинтез янындагы складларда янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Төнлә Казанда Оргсинтез янындагы промзона складларында 5,5 мең кв метрдан артык мәйданда янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Химическая урамындагы промзонада янгын чыгу турында хәбәр 112 номерына 23.11 сәгатьтә килгән.

Беренче янгын сүндерү бүлеге килүгә янгын мәйданы 800 кв. метрдан артык булган инде. Складларда агач һәм җиңел ялкынсынган сыеклык сакланганга күрә, янгын вакытында өченче югары авырлык дәрәҗәсе игълан ителгән.

6.35 сәгатькә янгын тулысынча сүндерелгән. Аның мәйданы 5,6 мең кв.метр тәшкил итә.

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 140 кеше һәм 39 берәмлек техника катнашты.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын