Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төнлә Зөя елгасында су коенырга китеп юкка чыккан малайның мәетен тапканнар

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аны күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

Төнлә, 2.42 сәгатьтә яр буеннан ике метр эчтә, су коена торган урыннан 500 метр ераклыкта 11 яшьлек малайның мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Малайның мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы кичә республиканың Буа районы Әлши авылы янында Зөя елгасында шундый фаҗига булуы хакында хәбәр иткән иде. Малай дуслары белән су коенырга китә. Һәм кайсыдыр мизгелдә иптәшләре аны күздә югалта. Алар башта туганнарына бу хакта хәбәр итәргә курка, бары тик кич белән генә барысын да сөйләп бирәләр.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аны күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

«Прокуратура тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк процессуаль карарның законлылыгын һәм нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерәчәк», — дип ачыклык кертте Галиев.

Чыганак: ТИ

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев