Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түнтәр авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгып өй янган

Кичә кичке уннар тулып киткәч Түнтәр авылында янгын чыкан. Беренчел фаразлар буенча электр чыбыкларында кыска ялганыш булган.

Янгын күзәтчелеге хезмәтенә кичә 22.15 сәгатьтә Түнтәр авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.

Урынга 4 янгын сүндерү машинасы җибәрелгән, коткаручыларның оешкан рәвештә эшләве нәтиҗәсендә  ялкын башка корылмаларга күчмәгән. Хуҗаның өе зыян күргән, ул торырга яраксыз хәлгә килгән, үзе янгыннан чыгарга өлгергән.

Янгын күзәтчеге хезмәте белгечләре аш-су бүлмәсендә электр чыбыкларында кыска ялганыш булган дип фаразлый.

Сакланганны саклармын дигән, берүк, сак булыйк!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын