Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ток суккан малайның хәле авыр...

10 яшьлек малай белән булган бәхетсезлекнең күпләрне шаккатыруы турында язган идек инде.

Исегезгә төшерәбез, 7 июльдә Туймазы районының Балтай авылыннан 10 яшьлек малай туплы уйнаганда трансформатор щитына тотына. Нәтиҗәдә, шаһитлар күз алдында ул көчле ток разряды алган. Хәзер малай Уфаның пешү үзәге реанимациясендә табиблар күзәтүе астында. Аның ике кул чугын да ампутацияләргә туры килгән.

Битараф булмаган гражданнар күпбалалы гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кереште, чөнки алда баланы озак тернәкләндерү курсы көтә. Малай реанимациядә булганда ул медицина хезмәткәрләренең җитди игътибары астында.

"Малайның хәле авыр. Киләсе атнада алга таба дәвалау тактикасы мәсьәләсен хәл итү өчен балалар травматологы һәм протезлаучы катнашлыгында консилиум җыю планлаштырыла", - дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.

Ведомствода, вакыты җиткәч, дәүләт хисабына малайга кирәкле протезлар биреләчәк, дип тә өстиләр. Тик, министрлык вәкиле сүзләренә караганда, ул вакытка кадәр ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк булачак әле.

Расланмаган рәсми мәгълүматлар буенча, балага ампутация буенча тагын бер операция кирәк булуы ихтимал, дип яза Кызыл таң.


Фото: башинформ  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ток суккан бала авыр хәлдә