Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр яңача үзгәрә

Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак.

Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә нәлтәчәкләр? Алдагысыннан аермалы буларак, анда күп мәгълүмат күрсәтеләчәк: түләү суммасы арту, бурыч һәм штраф күләме, шулай ук анда идарәче компаниянең яки торак-коммуналь хуҗалыгының штрафлары турындагы белешмәләр дә булачак, дип хәбәр итә «Российская газета». Белгечләр һәм Төзелеш министрлыгы вәкилләре, фатир яки йорт өчен түләүләр аңлаешлырак һәм «ачыграк» булачак, дип ышандыра. Аларда, мәсәлән, капиталь төзекләндерүгә кагылышлы ике аерым бүлекчә дә улмаячак. Дөрес, түләвен исә иске тарифлар белән түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, кәгазьдә түләү документының идентификаторы һәм бердәм исәп-хисап счеты да күрсәтеләчәк. Әлеге Мәгълүматлар квитанциянең дөреслегенә ышанырга һәм коммуналь хезмәтләрне торак-коммуналь хуҗалыгы Геомәгълүмати системасында онлайн түләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан соң гомуми милек өчен тотыла торган коммуналь ресурсның һәр төре өчен түләү тарифын да, бер айда кулланылган күләмне дә, ахыргы нәтиҗә суммасын да күреп булачак. Шунысын да әйтергә кирәк: түләү кәгазенең формасы бу әле ахыргы вариант дигән сүз түгел. Икътисад шәһәре Институты юристы Дмитрий Гордеев әйтүенчә, әлеге форма мәҗбүри түгел, ә тәкъдим итү рәвешендә генә каралган.

- Кагыйдә буларак, һәр шәһәрнең үзенең түләү документлары бар. Аларда теге яки бу торак пунктының үзенчәлекләре искә алына, – дип аңлаткан эксперт.Һәр төбәк, һәр шәһәрнең үзенчәлекләре булса да, тәкъдим ителгән формада юлларның гына урыны алышынырга мөмкин, ә төп мәгълүматлар теләсә нинди квитанция өчен бердәм.Шул ук вакытта Дмитрий Гордеев аңлатуынча, бердәм түләү документы буенча түләү бердәм мәгълүмати-исәп-хисап үзәгенең банк счетына түгел, ә турыдан-туры коммуналь хезмәтләрне башкаручыларга (туры килешү булган очракта), идарәче компаниянең исәп счетына, капиталь төзекләндерү операторының счетына күчәргә тиеш.Шунысын да искәртеп узарга кирәк, быел федераль хөкүмәт инде икенче тапкыр торак-коммуналь хуҗалык темасына игътибарын юнәлтә. Апрельдә Россия Президенты Владимир Путин квитанцияләрдә коммерцияле реклама бастырмау турындагы законга кул куйган иде. Яңалыкның максаты – халыкка реклама белән бәйле булмаган кирәкле мәгълүматны җиткерү. Ә менә белешмә-мәгълүмати характердагы игъланнарны бастырырга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх

2
X