Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Торак-коммуналь уңайлыклар бәясе инфляцияне биш тапкыр узган

Коммуналка, шул ук периодтагы товар һәм хезмәт бәясе белән чагыштырганда, биш тапкыр күбрәк арткан.

Беренче яртыеллыкта торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү Россиядә 10%ка (2,7 мең сумга кадәр) үскән. Коммуналка, шул ук периодтагы товар һәм хезмәт бәясе белән чагыштырганда, биш тапкыр күбрәк арткан. Бу турыда “Известия” газетасы яза.

Иң зур арту Себер федераль округында күзәтелә. Биредә коммуналь түләүләр берьюлы 200%ка – 2717 сумга арткан. Икенче урында Көньяк федераль округ – 29%ка (1869 сумга) арту. Иң зур түләүләр, гадәттәгечә, Мәскәүдә – 3450 сум, дип сөйли Росбанкның санлы нәтиҗәләрне үстерү үзәге директоры Алексей Лола.

Узган ел Россиядә коммуналь уңайлыклар өчен түләү 3,87%ка арткан булган.

Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх