Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Торак йорт хәрабәләре астында баланың үле гәүдәсе табылган

Өйдә газ шартлаган.

Түбән Новгород өлкәсендә торак йортта газ шартлаган һәм өлешчә берничә фатир ишелгән. Кызганычка, торак йорт хәрабәләре астында бер баланың гәүдәсен табып алганнар, дип хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы РИА Новостига.

"2.25тә баланың үле гәүдәсе табылган", - диелә хәбәрдә.

Әлеге хәл дүшәмбе көнне Ерак Константиновский районының Маргуша авылында өч катлы кирпеч бинада булган. Шартлаудан соң бөтен  1200 квадрат мәйдан буенча янгын башланган, шулай ук икенче һәм өченче катларда дүрт фатир ишелде. Соңрак янгын сүндерелгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, җиде кеше зыян күргән. Хастаханәгә бер гаиләдән дүрт баланы китергәннәр. 2,5 айлык кызчыкны хәрәбәләр астыннан табып чыгарганнар, аның өске очлыклары, күкрәк читлеге имгәнгән, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре булуы ачыкланган. 2,5 яшь малай баш сөяге-мие җәрәхәте алган.

Авариянең сәбәбе - өченче катта газ җиһазының төзексезлеге булырга мөмкин.
Прокуратура тикшерү үткәрә. Тикшерү комитеты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгаткан.
Һәлак булган баланың гаиләсенә җирле хакимият 200 мең сум түләячәк, шартлау вакытында зыян күрүчеләр 100 мең сум матди ярдәм алачак.

Әлеге очракларның барысы да газ җиһазларын төзек тотуны, эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый контрольдә тотуның зарурлыгы турында искәртә, дип яза Шәһри Казан.

 

Чыганак: РИА Новости

Фото: Түбән Новгород өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шартлау газ шартлаган

2
X