Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормышка яӊадан кайттым

Мин сигезенче дистәнеӊ яртысына якынлашып килүче хезмәт ветераны, 2014нче елныӊ августы һәм быелныӊ апрель айлары арасында ике зур катлаулы операция кичерүгә дучар булдым.

Беренчесен Республика диспансерында ясадылар, икенчесен район үзәк хастаханәсендә. Операциядән соӊгы нәтиҗәләр уңай булып, куанып яшәп ятканда гына, эч авыртуы башланды. Атна-ун көн авырып йөргәннән соң, түзәрлек калмагач, 9нчы апрель көнне хастаханәнеӊ ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә барырга мәҗбүр булдым. Андагы шәфкать туташлары мәсьәләнеӊ катлаулы булуын аӊлап, хирурглар Сергей Корнилов белән Наил Зарипов өйләреннән чакыртып алдылар. Алар исә мине караганнан соӊ, тиз арада операция ясарга кирәклеген әйттеләр һәм барлык төр анализларны әзерләтеп, анестезиологлар Салих Нәгамәтҗанов, Наил Мөхәммәтгалиев булышлыгында уӊышлы операция ясадылар.

Шуннан мине реанимация бүлегенә салдылар. Анда шәфкать туташлары Рәсимә, Талия, Гөлүсә, Алсу барлык процедураларны вакытында һәм җиренә җиткереп, минем сәламәтлегемне торгызуда үзләренеӊ ягымлы сүзләре, җылы, шәфкатьле куллары белән нык ярдәм иттеләр. Аларныӊ эшләрен һәм минем сәламәтлекне бүлек мөдире Сергей Корнилов даими контрольдә тотты. Терапевтлар Гөлназ Низамиева һәм Илдар Сәлахов йөрәк-кан әйләнешләрен, кан басымын һәм сулыш органнары эшчәнлеген тикшереп, тиешле күрсәтмә-дәваларын билгеләп тордылар.

Җиде тәүлек реанимация палатасында ятканнан соӊ, мине хирургия бүлегенә күчерделәр. Анда инде шәфкать тутаашлары Тәгъзимә, Зөлфия, Гөлнара, Гөлфия, Альфира үзләренеӊ зур булышлыкларын күрсәттеләр. Алар тәүлекнеӊ теләсә-кайсы вакытында ярдәм кулы сузарга әзер. Аякка басып, хастаханәдән чыккач та Сергей Корнилов үзенеӊ күзәтүеннән, ярдәменнән калдырмады. Аӊа рәхмәтем чиксез. Югарыда әйтелгән табиблар һәм шәфкать туташларыныӊ барысына да зур рәхмәтемне җиткереп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күӊелдән котлап, үзләренә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет телим.

Фото: http://www.okb3-74.ru/media/upload/attachment/cache/upload/attachment/source/kardioreanimaciya-display.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250