Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш фәлсәфәсе

Бәдык дигән кызга өйләнә, дип сөйләде миңа каенанам

Иртән көтү чыккан вакытта, көчле яңгыр явып узды. Бүген колхозда эш булмас, булмаса да, бер чыгып керәм әле, дип, Гафият өйдән чыгып китте. Балалар әле изерәп йоклыйлар. Галия ирен озатканнан соң, мин дә әзрәк ятып торыйм әле дип, караватка менеп ятты.

Йокыга китәр-китмәс чагында, Галия апа, Галия апа, сугыш чыккан, дигән тавышка сикереп торды. Кабат тавыш булмагач, саташтым, ахры, дип кире урынына кереп ятты. Урамнан ишетелгән әче тавыш өч баланы да йокысыннан уяткан иде. Шул арада Гафияте дә кайтып җитте.

Аның моңсу йөзен күргәч, нидер булгандыр дип уйлады күңеленнән Галия. Гафияте аның кулына повестка тоттырды. Үзе, авыр мизгелләр булса да, шаярып, икәү бергә китәбезме әллә, дип аны үчекләп тә куйды. Галия ни әйтергә белми сүзсез калды. Юлга ни бирергә, әле генә башка чыктык, савыт-саба да юк, ашамлык та чамалы гына, дип сөйләнә-сөйләнә, дулкынланып юл капчыгы тутырылды. Аннан эскәмиягә утырып, аерылышу минутларын искәртеп алдылар. Галия иренең күкрәгенә башын салды, Гафият чәчләреннән сыйпап алды да, яратам мин сине, Галия, диде! Бер мизгелгә тынып калдылар. Шул тынлыкта Галия үткәннәрен исәпләп, яшь вакытта йөргән Салихны, озак йөрсәләрдә, берсеннән-берсе аерылмау дәрәҗәдә булсалар да, аны ташлап башкага өйләнүен, Бәдык исемле кызга алыштыруын авыр кичерде, шуларны хәтерләп кимсенеп алды. Гафияткә яратып бармаганын, яратып бармаса да, әйбәт, намуслы кеше булуын йөрәгеннән уздырып, ярата башлавын аңлады.

Бишесе бергә кочаклашып, елашып өч бала әтиләрен, Галия ирен сугышка озатты. Тетрәмә ач, ялангач калып, Галия кайсын уйларга да белмичә, балалар да яшь бит әле, кеше итәргә, тамакланырга кирәк, дип сагышка чумды. Аның тормышы кискен үзгәрде. Гафиятнең бер генә тапкыр хаты килә. Бик сагынам сезне, түңгәк өстенә генә утырып хат язам, Сталинград белән Ленинград арасы бик каты бәрелеш, балаларны сакла, бүтән сүз юк иде. Шуннан соң хат — хәбәр булмады, хәбәрсез югалды.

Менә мин шушы нигезгә җил капканы ачып, өч тәрәзәле гади йортка Галиянең өлкән улына Рәфхәткә тормыш иптәше булып килеп кердем. Өстәлдә самовар кайнап тора, ап-ак миче, өе чиста, чаршау эленгән, өстәлдә тәлинкәгә салып куелган өч кабартма, шикәр шакмагы да бар иде, савыт белән сөт тә күренә өстәлне тулыландырып. Безнең бар булганы шушы инде, балам, дип ана җиңелчә генә тормыш юлын аңлатып алды, эшләсәгез бар да булыр, сугышы гына булмасын. Олы бала — кызы Равия тормышта иде инде. Авыл егетенә барып, Киров ягына киткәннәр. Кияве әйбәт нәселдән иде.

Рәфхәт — минем ирем, фзуаларда йөреп, өч ел армиядә булып кайткан егет, чибәр, тапкыр, җор телле, күңелле, шаян кеше иде. Соңгы өченче баласы — Тәлгать исемле, ул бала ачлыктан, киеме юклыктан үпкәсенә суык тиеп, алты яшендә вафат була. Шикәрнең нәрсә икәнен дә белмичә, кемдер биргәч, менә, әни, карның баллысы да була икән, дип, әнисенә алып кайтып күрсәткән. Шундый юк вакытлар. Шушындый юк вакытта шушы нигездә чын йөрәгем белән эшкә керештем. Бик матур, тигез генә яшәдек каенана белән, әниле-кызлы кебек булдык. Ул миңа бөтен тормышын, алда язылганча Салихны яратуын, Сабан туйларын икебез ике җирдә карый алмадык, мине эзләп килеп җитә иде, аерылмас кошлар кебек идек, дип сөйләде.

Акман дигән авыл бар иде, алар шунда күчеп киткәннәр, кечкенә генә бер урам гына иде ул, шунда киткәч, Бәдык дигән кызга өйләнә, дип сөйләде миңа каенанам.

(Дәвамын "Хезмәт" газетасы битләреннән укый аласыз).

Рауза Гафиятуллина,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйбрәтле хикәяләр