Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш кадере яки посылкада ниләр бар?

"Оныкларымнан бәйрәмгә нинди бүләк җибәрим дигәч, янгын сүндерү машинасы диделәр"...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, очраклы рәвештә,Чепья почта бүлекчәсендә якыннарына бәйрәм алды посылкаларын җибәрүчеләр белән очрашырга туры килде. Аларның хис-кичерешләре хакында да сорамый кала алмадым. Мәсәлән, Чепьядан Антонида Чернова Новороссийск шәһәрендә яшәүче улына, Ираида Абрамова Ростовка – апасына, ә Улисьялдан Анатолий Федоров Мәскәү шәһәренә, оныкларына посылка җибәрде.

Бүгенге көндә посылкалар модадамы? Күпләрегез, уйлап та тормыйча, юк, дип җавап бирер. Ә мин килешмим. Нинди чорда яшәсәк тә, ул үз актуальлеген югалтмый. Гомумән, посылка алу һәм ачу – дулкынландыргыч бер вакыйга. Бу бәхетне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да татып караган кеше моның шулай икәнен белә.

Районыбыздагы бердәнбер мари авылы булган Улисьялда туып, биредә гомер итүче Анатолий Федоров та шушы фикердә.  Балаларга, оныкларга бай булып чыкты Анатолий дәдәй, өч кызы һәм биш оныгы бар, оныкларның  барысы да малайлар икән.

– Ирина һәм Надя якында гына яшәгәч, оныкларыма  бәйрәм бүләкләрен үзләренә тапшырдым. Мәскәүдә яшәүче кызым Светаның өч улына исә күчтәнәчләремне посылка аша җибәрдем. Оныкларымнан бәйрәмгә нинди бүләк җибәрим дигәч, янгын сүндерү машинасы диделәр, – ди ул.

Посылкада тагын ниләр барлыгын "Хезмәт" газетасының 2 нче саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посылка