ТОРМЫШ – МИЗГЕЛ!
Ә олыгайган саен күңелнең нечкәрә, үткәннәрнең уйландыра һәм сагындыра торган гадәте бар.
Без үзебез шул мизгелне көннәрдән-төннәргә, язлардан-кышларга бүләбез. Чабабыз, кабаланабыз, барсын да эшләп бетерергә тырышып янабыз. Бер эшне тәмамлауга икенчесе күзгә чалына, чәчәкле җәйләребезне салкын яңгырлы көзләр алыштыра...Шулай еллар үтә. Ә олыгайган саен күңелнең нечкәрә, үткәннәрнең уйландыра һәм сагындыра торган гадәте бар.
Һәр мизгелнең матурлыгын күреп, шатлыкларыбызны бүлешеп яшәсәк иде...
Фотода 42 ел бергә иңгә-иң куеп гомер кичерүче авылдашларыбыз – Җәмилә һәм Җәмил Рахматуллиннар.
Исемнәрегез пар икән,
Пар канатлар да бар икән!
Алан авылы аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев