Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш язган хикәят: Гравий бушатасың килмәсә... үлгәнгә сабышасы

Шәмәрдәнгә, Кукмарага баручы нинди транспорт очраса да, туктатып, гравий төятеп җибәрәләр иде. Үзең теләгән бер сикәлтәгә, чокырга бушатып китәсең...

Без яшь чакта иң үзәккә үткәне юллар булгандыр. Казанга кадәр Малмыж автобусында бер аякка басып, дүрт сәгать барасы... Арчага җиткәч, иркен сулыйсың, тип-тигез асфальт булмаса да, бездәге ише чокыр-чакыр түгел. Арчадан Балтачка кайтсаң, ярты юлны автобус этеп кайтасың: тауны менәргә көче җитми... Норма-Шәмәрдән арасындагы юлны әйтәсе дә юк. Ә бит юл начар дип торасы түгел, районның бөтен яшәеше Шәмәрдән белән бәйле. Ашлыкны да Шәмәрдәнгә ташыйсы, ашлама да шунда кайта, бензин, солярка да Шәмәрдәндә. Юллар сикәлтәле генә түгел – канаулы, алардан бер тапкыр үтүең дә сират күперен кичүгә тиң... Алар төпсез кое кебек, күпме генә таш-балчык салсалар да (бигрәк тә Шәмәрдәнгә керү өлеше), җәйләр буе да юньгә килә алмады. Аптырагачтыр, бәлки мәҗбүр дә иткәннәрдер, Балтач ГАИлары да бу юлларны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертеп карады. Шәмәрдәнгә, Кукмарага баручы нинди транспорт очраса да, туктатып, гравий төятеп җибәрәләр иде. Үзең теләгән бер сикәлтәгә, чокырга бушатып китәсең. Үзбушаткычлы машиналарга җайлы. Ә менә ГАЗикларга... кул белән бушатырга кирәк. Шоферларның да бушка газапланасы килми. Берсе хәйләгә бара... Бер таныш шофер сөйләгәнне укып карагыз әле...

– Шәмәрдән юлына борылсам, Әхмәт абый басып тора (урыны җәннәттә булсын). Без кабинада икәү. Күрше бабайга күмергә чыгабыз. Милиционер бер машинаны да уздырмый, гравий төяргә кертә. Төятүенә бер сүз юк, аның кадәр ташны кул белән бушатасы килми.

Алдарак машинаны туктаттым да:
– Күрше, аяк киемнәреңне сал да, кузовка менеп ят, – дим. Абзый аптырап калды.
– Гравий бушатасың килмәсә, менеп ят брезент астына. Носкиларыңны сал, аякларыңны тышка чыгарып калдыр...

 

(Ахыры бар. Сайтыбызны карап барыгыз)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе