Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Тормыш үзе мәзәк» - яңа рубрикабызга сез дә кушылыгыз

Килешәсездер, тормышыбызда мәзәк хәлләр очрап тора. Бигрәк тә балалар үстерүче гаиләләрдә андый хәлләр көн дә кабатлана. Балалар бакчаларында да... Ә менә ни өчен сабыйларга садикта "шизий" дигән ят сүз әйтүләрен язмадан таба алырсыз

Килешәсездер, тормышыбызда мәзәк хәлләр очрап тора. Бигрәк тә балалар үстерүче гаиләләрдә андый хәлләр көн дә кабатлана. Чөнки күңелендәгесен ничек бар шулай әйтә торган һәм бик тә күзәтүчән, чагыштырырга яратучан балаларыбыз кайчакта юк кына әйбергә дә без уйламаганча, бик тә үткен җавап бирә. Бер газета укучыбызның әнә шундый сөйләшүләр тулы “күчтәнәч”ен алдык та, “Тормыш үзе мәзәк” дигән махсус рубрика булдырырга уйладык. Сездән дә кызык хәлләр, мәзәк сөйләшүләр турында хатлар көтеп калабыз.

 

“Болай гына чакырсаң”...

ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруы ул чакта әле икенче төрле иде. Аның бер өлешендә катнашучылар үз өлешләренә чыккан җырны җырлый. Менә шунда бер яшь кенә кызга шактый авыр җыр туры килде. Юклы-барлы тавышы белән булса да ул көчәнә-көчәнә: “Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде”, – дип җырлый башлауга, биш яшьләрдәге улыбыз түзмәде: “Болай гына чакырсаң, сиңа беркем дә килмәс бит”, – дип куйды.

 

“Шизий”

Бакчадан кайткач, өч яшьләрдәге кызыбыз, сүз саен диярлек: “Шизий”, – дип йөри башлады. Аптырагач, түзмәдем: “Нәрсә дигән сүз соң бу, кем әйтә?” – дип сорадым.

– Детсадта, тәрбияче апалар безгә әйтә, – ди бу. Күңелгә әллә нинди шикле уйлар йөгерде... “Шизик” дигән сүз түгелдер ич инде бу, минәйтәм.

– Нишләгәндә шулай дип әйтәләр? – дип кызыксынам.

– Без сезгә гел шизий әйберләр генә ашатабыз диләр, – ди кызым.

Баксаң, теле яңа ачылган сабыйның “свежий” дигән сүзе икән бу... 

«Мухогриб»

«Әни, чебен русча ничек була?» – дип сорый шул ук кызым, берәр елдан.

– Муха, – минәйтәм.

– Алайса, чебен гөмбәсе мухогриб була инде име, – ди ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев