Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш үзе мәзәк яки ...

5 яшьлек кызым, әни, бу безнең садикның главные инде димәсенме, көлеп эчләр катса да, аңа каршы килүче табылмады. 

Кешенеке – шоколад, минекеләр колбаса сорый 
Балалар бакчасыннан кайтышлый ике балам белән кибеткә кердек. Шунда колбасалар тора торган җиргә килеп, икәүләп, әни колбаса алыйк инде, дип ялына башладылар. Бездән соң кибеткә бер җитәкче кергән иде, ул әлеге галәмәтне күреп, үләм, кешенең балалары гадәттә тәмле әйбер сорыйлар, синекеләр кыз булып та колбаса сорый бит ә, дип әйтеп куйды. Бер яктан оялып куйсам, икенче яктан үземә дә бик кызыклы булып куйды бу. Көн дә кич балаларның сыр белән колбаса ашарга яратуын һәм алдагы көнне генә өйдә колбаса бетүен әлеге җитәкче белми иде шул. 
*** 
“Бу безнең главный” 
Шулай беркөнне балалар бакчасына кергәч, ишек төбендә үк бакча мөдире белән очраштык. Ул аяк киемен салып маташа, без көтеп торабыз. Шул вакыт 5 яшьлек кызым, әни, бу безнең садикның главные инде димәсенме, көлеп эчләр катса да, аңа каршы килүче табылмады. 
*** 
“Ооо ашап бетермәгәннәр” 
Энемнең кечерәк чагы, өйдә аш үткәрәбез. Бу өстәлдәге тәм-томны күреп, әле бер әйбер, әле икенчесен сорый, ярамый тияргә, әбиләргә ул дибез. Аш әйбәт кенә үтте, әбиләр чәй эчеп, өстәл яныннан кузгалып маташа. Энем әбиләр ягына очып чыгып, өстәлгә күз ташлады да, ооо ашап бетермәгәннәр, калган икән, диде. Бөтен әбиләр көлеп, энемнең башыннан сыпырдылар.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе